Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кортлаган гөмбәне ашарга ярыймы?

Кортлаган гөмбәне ашау яки ашамау турында бәхәсләр күптән бара.

news_top_970_100
Кортлаган гөмбәне ашарга ярыймы?
Михаил Захаров

Биологлар кортлаган гөмбәләрне ашарга ярыймы икәнен, микологлар паразитларның каян килеп чыгуын аңлаткан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Кортлаган гөмбәне ашау яки ашамау турында бәхәсләр күптән бара. Берәүләр кортлы гөмбәне шунда ук ташласа, башкалары аларда бер куркыныч та күрми. 

Чынлыкта гөмбәдә корт булмый, алар гөмбә чебене яки гөмбә черкиенең личинкалары була. Миколог Михаил Вишневский сүзләренчә, кортсыз гөмбәләр бөтенләй булмый. Паразитлар бар тик үсешенең төрле стадиясендә генә яши. Кайдадыр күкәй салганнар, кайдадыр личинкалар барлыкка килгән.

Биологлар раслаганча, кортлы гөмбә ашасаң, сәламәтлеккә зыяны юк, кеше белән гөмбә паразитлары арасында уртак авырулар булмый. Кортлы гөмбәнең тәме дә үзгәрми.

Личинкалар булмаса да, карт гөмбәләрне җыймау хәерле. Аларга токсиннар җыела. Урманда вак кимерүчеләр тешләп киткән гөмбәләрне дә алмаска кирәк. Кимерүчеләр шактый күп авыруларны күчереп йөртә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100