Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча участогында нәрсә төзергә ярамый?

Берәр нәрсә төзи башлаганда, күршеләр белән низаг чыкмаслыгына инанырга кирәк.

news_top_970_100
Бакча участогында нәрсә төзергә ярамый?
Владимир Васильев

Закон белән проблемалар булмасын өчен, бакча участогында төзелеше тәртипләрен белергә кирәк. Бу турыда Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев киңәшләренә сылтама белән «Прайм» агентлыгы яза.

Әгәр җир авыл хуҗалыгы продукциясе үстерү өчен кулланылса, бакчада фундаментсыз, капиталь булмаган корылмалар гына төзергә ярый. Бу гади бытовка, теплица, эш кораллары өчен сарай, мунча, беседка булырга мөмкин.

Әгәр җир бакча участогы булса, биредә капиталь корылма төзергә рөхсәт ителә, ләкин аны өч каттан да зуррак итеп ясарга ярамый. Бу корылма дәүләт регистрациясе узарга тиеш. «Дача амнистиясе» озайтылу сәбәпле, моны 2026 елның 1 мартына кадәр гадиләштерелгән тәртиптә эшләп була.

Шәхси торак йортларны, сезонлы кулланыла торган корылмаларны, гаражлар һәм мунчаларны, каралты-кураларны да теркәп була. 

«Әлеге объектларны кадастр хисабына кую өчен төзелешкә рөхсәт булу таләп ителми. Төзелеш башлаганда һәм аны тәмамлаганда җирле администрациягә хәбәр итеп, барысын да рәсмиләштереп була», — ди юрист.

Соловьев күршеләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк булуын, бәхәсле очракларны алдан фаразлау кирәк булуын искәртә. Әгәр яңа төзеп куелган йорт кояш нурларына киртә булса, эш суд белән тәмамланырга да мөмкин, аннары йортны сүтәргә туры килү дә ихтимал, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100