Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкында машина кабынмаса нишләргә?

Киң таралган проблемаларның берсе - ягулык мичкәсе төбендә җыелган су кату.

news_top_970_100
Салкында машина кабынмаса нишләргә?
Салават Камалетдинов

Көчле салкыннар бензинда эшли торган машинага зыян китерергә мөмкин. «Аргументы и факты» экспертлары каткан машинаны эшләтеп җибәрү ысулы хакында сөйләгән. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

Киң таралган проблемаларның берсе — ягулык мичкәсе төбендә җыелган су кату. Бу хәл фильтр эчендә яки ягулык насосының сеткасында булырга мөмкин. Детальләргә бәс җыелган урын табылса, аларны кайнар су белән җылытырга яки җылы бинага алып кереп торырга кирәк.

Салкында машина ватылмасын өчен, мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә, ул торбаларда су катуын булдырмый.

Белгечләр сүзләренчә, салкында бензинның парга әверелүе дә бозыла, бу машинаны эшләтеп җибәрүгә йогынты ясый. Гадәттә, кышкы бензин урынына канистрадан җәйге бензин салган очракта шундый проблема чыга. Моны бетерү өчен торбаларны чүпрәк-чапрак белән төреп, җылы су белән чылатырга кирәк, диелә хәбәрдә.

  • Автомат коробкалы машинаны «үтерә» торган дүрт хата турында язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100