news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Нинди кешеләрнең онкология белән сирәгрәк авырганын ачыклаганнар

Үз гомерендә бер генә кеше белән җенси мөнәсәбәттә булган кешеләр яман шеш белән сирәгрәк авырый.

news_top
Нинди кешеләрнең онкология белән сирәгрәк авырганын ачыклаганнар
https://pixabay.com/

Әгәр кешенең үз гомерендә ун яки аннан да күбрәк җенси партнеры булса, онкология авырулары килеп чыгу ихтималы шактый арта. Бу закончалык ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә туры килә. Төрле ил галимнәреннән торган төркем шундый нәтиҗә ясаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Бөек Британия, Италия, Канада, Австрия, Төркия белгечләре Британиядә яшәүче 6 мең кешене тикшергән. Тәҗрибәдә катнашучылар үзләренең җенси тормышы турында сорауларга җавап биргән. Аларның уртача яше 64 яшь булган.

Үз гомерендә бер генә ир-ат белән яшәүче хатын-кызлардан аермалы буларак, уннан да артык җенси партнеры булган хатын-кызларның 91 процентында яман шеш ешрак табылган.

Ир-атлар өчен дә шундый ук тенденция күзәтелә. Үз гомерендә ун яки аннан да артык хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәттә булган ир-атларның 69 проценты онкология авырулары белән ешрак авырый.

Галимнәр фикеренчә, бу закончалык җенси юл белән йоктыра торган авыруларның йогынтысы белән бәйле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар