Мәетне юганда һәм Коръән укыганда, аягы кайсы якка борылган булырга тиеш?

Мәетне җир куенына иңдергәнче, шактый гына хәзерлек эшләре башкарыла, аларның һәрберсе зур җаваплылык сорый.

Адәм баласы бу дөньяга вакытлыча килә һәм бер көнне бакыйлыкка күчү сәгате суга. Гаиләдә якыннарың үлгән вакытта еш кына эшне нидән башларга белмисең. Мәетне җир куенына иңдергәнче, әле шактый гына хәзерлек эшләре дә бар бит. Аларның һәрберсе зур җаваплылык сорый.

Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап биргән:

«Мөмкинлегенә карап. Мондый нәрсәләр шәригатьнең фарыз, ваҗиб, сөннәт гамәлләреннән түгел бит. Өенең торышына карап, аягын кайсы якка булса да куярга мөмкин. Гадәттә, җаны чыгу белән аякларын кыйблага сузып яткыру бар. Шуңа бу мәсьәләдә ул кадәр үк четерекләнергә кирәкмәс. Мәеткә Коръән укыганда да шулай ук».