Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бармак буыннарын шартлату зыянлымы?

Кеше тиктомалдан бармак буынын шартлатып утырса, психиатрга барырга кирәк, ди белгеч.

news_top_970_100
Бармак буыннарын шартлату зыянлымы?
Рамил Гали

Бармак буыннарын шартлатып утыру гадәте төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Бу гадәт неврозга охшаган була. Шарт-шырт килгән тавыш тирә-яктагыларның ачуын чыгарырга да мөмкин. Бу турыда «Спутник» радиоканалына сылтама белән «Звезда» сайты язды.

Травматолог-ортопед, остеопат Константин Терновой фикеренчә, бармак буыннарын шартлату артроз авыруы китереп чыгара. «Әгәр буыннарыгызны селкеткәләп торсагыз, 50 яшьтә артроз белә авырый башларсыз. Ә гадәттә, бу авыру 70 яшьләрдә генә башланырга мөмкин», — дип сөйли белгеч.

Әгәр мускуллар тартылу сәбәпле бармак шартлату гадәте барлыкка килсә, ягъни физиологик сәбәп булса, бу очракта массаж ясау хәерле.

Буыннарны шартлату гадәте бер сәбәпсез булса, кеше үзе теләп кенә буыннарын селкетеп утырса, психиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта хәрәкәт неврозы булуы ихтимал.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100