Нинди ризыклар йокыны яхшырта?

Нинди ризыклар йокыны яхшырта?

Безнең нәрсә белән туклануыбыз йокыга да тәэсир итә. Әгәр кичке ашка күп итеп майлы, ачы-төче ризыклар ашагансыз, алкоголь һәм кофиенлы эчемлекләр эчкәнсез икән, бу йокыга бик начар тәэсир итәчәк. Йокы белән проблемалар булмасын өчен ничек тукланырга?

Йокыны җайга салу өчен иң мөһим әйбер – мелатонин гормоны. Аны организм үз дә эшләп чыгара һәм ризык белән дә керә. Гормонны нормада тоту өчен ярдәм итә торган ризыклар бар. Иң беренче чиратта болар – чия, төче чия, финик, әстерхан чикләвеге, гәрчич орлыгы һәм боткалар. Йокысызлык борчыганда гадәти кичке ашны солы, карабодай яки дөге боткасына алыштырырга була.

Шулай ук триптофан җитмәү дә йокыны начарайта. Триптофан җитмәгәндә чикләвекләр кулланырга кирәк. Мәсәлән: әстерхан, эрбет, кешью, арахис, миндаль чикләвекләре. Болардан тыш, рационга сыр, күркә ите, диңгез ризыклары һәм нут (төрек борчагы) кертергә кирәк.

Организмда цинк, магний, кальций, тимер һәм йод җитәрлек булу да йокыны яхшырта. Магний яшел төстәге яшелчәләрдә, бананда һәм миндаль чикләвегендә бар. Цинк җитен орлыгы, шыттырылган бодай һәм мидияләр белән организмга керә. Организмга кальций керсен өчен кичке ашка эремчек һәм кунжут орлыгы белән яшел салат ашарга мөмкин. Атнасына берничә мәртәбә йокларга өч сәгать кала кызыл ит ашарга була. Йод – калкансыман биз эшчәнлеге нормаль эшләсен өчен кирәк. Ләкин еш кына безнең организмда йод дефицты була. Гади тоз урынына йодлы тоз (йодированная соль) кулланырга була, ул йод дефицитын кисәтә.

Ананас, банан, апельсин кебек тропик җиләк-җимешләр мелатонин эшләп чыгарырга ярдәм итә.

Йокы алдыннан бер стакан төче чия согы эчү йокы өчен бик файдалы. Бер атна дәвамында әлеге эчемлекне куллану җитә. Ул тиз генә йокыга китәргә ярдәм итә һәм йокы сыйфатын яхшырта.

Күпләр үлән чәйләренең нәтиҗәсе турында ишеткәндер. Ромашка чәе глицин күләмен арттыра. Һәм мускулларны ял иттерергә, йомшартырга сәләтле.