Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәгатьне кайсы кулга тагу дөрес?

Башта бу җайланма бары тик агымдагы бер сәгатьне генә күрсәткән.

news_top_970_100
Сәгатьне кайсы кулга тагу дөрес?
Рамил Гапи

Кул сәгатенең тарихы берничә йөз ел. Башта ул бизәнү әйбере буларак кына кулланылган. Җайланма бары тик агымдагы сәгатьне (әле шактый хаталы итеп) күрсәткән һәм шуңа күрә аны «сәгать» дип атаганнар. Минут, секунд телләре шактый соң гына барлыкка килгән. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

ХХ гасыр башында гына ир-атлар сәгатьне кесәгә салып йөртә башлый, аның каешы да барлыкка килә. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында сәгатьне кесәдә тоту уңайсыз булгач, кул сәгатьләрен күбрәк куллана башлаганнар. Бу вакытта сәгатьнең төгәллеге шактый яхшырган инде.

Уң кулы белән күбрәк эшли торган кешеләр сәгатьне сул кулга тага. Бу очракта сәгать ватылмый, аның каешын эләктерү җайлы була. 

Хәзерге заманда сәгатьне кайсы кулга таксаң да гаеп булмый. Кемгә ничек уңайлы — шулай куллана. Ул модалы аксессуар булып та тора. Кыйммәтле сәгатьне күрсәтәсе килгән кешеләр аны уң кулына тага, чөнки уң кулга игътибар күбрәк төшә. Шулай ук сәгать уң кулда булса, вакытны карау да җайлы — уң кул гел нидер эшли, шул чакта аңа карап алу тизрәк була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100