Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Итне туңдыргычта күпме тотарга ярый?

Ит салынган пакетны фольгага төрсәң, ис керми.

news_top_970_100
Итне туңдыргычта күпме тотарга ярый?

СанПиН нормалары буенча, туңдырылган ит -12 -18 градус температурада сакланырга тиеш. Ләкин итне туңдыргычка куяр алдыннан, савыттан һавасын чыгарып бетерү мәҗбүри. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Моның өчен вакуумлы савыт алу хәерле. Ит салынган пакетны фольгага төрсәң дә ярый. Бу очракта иткә ис керми. Итнең һәр кисәген махсус пленка белән төрсәң, алар ябышып бетмәс.

Итне туңдыргычта саклау вакыты:

  • тавык, каз, күркә яки башка йорт кошы түшкәсен бер ел тотарга була, түшкә бүлгәләнгән булса — 9 айга кадәр;
  • зур кисәкләргә бүленгән кызыл ит (сыер, сарык һ.б.) 6-12 ай саклана, зур булмаган кисәкләр ярты елга кадәр;
  • фаршны 4 айдан да озак тотмау хәерле.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100