Йөклелек атналарын дөрес итеп ничек санарга?

Тесттагы көтеп алынган ике сызык чиксез бәхет алып килә һәм әллә никадәр сораулар тудыра. Йөклелекнең беренче билгеләре кайчан барлыкка килә, срогы һәм бала табуның якынча көне нинди?

Хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать иткәндә күпчелек ханымнар бала табуның якынча көнен төгәл белә, чөнки алар балага узган вакытны дөрес дип ышана. Бу хакта «Вести.Медицина» сайты яза.

Әмма ни гаҗәп, булачак әнигә бөтенләй башка сроклар билгелиләр. Аерма плюс-минус 2-3 атна да булырга мөмкин. Чөнки акушерлык эшчәнлегендә соңгы күремнең беренче көненнән башлап саныйлар. Шуңа күрә яралгының эмбриональ һәм акушерлык яше аерыла.

9 ай — йөклелекнең гомумиләштерелгән сроклары. Һәм аның медицина терминологиясе белән уртаклыклары аз. Чынында исә, яралгы соңгы күремнән соң 280 көн (40 атна) яки балага узганнан соң 266 көн (38 атна) дәвамында өлгерә. Сроклар чыннан да 9 айга сыеша, плюс-минус 7-10 көн аерма булырга мөмкин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы стандартлары буенча йөклелек срогы соңгы күремнең беренче көненнән алып санала. Һәм бу балага узган көн белән 14-16 көн аерманы аңлата да. 12 нче атнада ясала торган планлы УЗИда срокка төзәтмәләр кертелә. 28 көнлек нормаль менструаль цикл булса, УЗИ буенча срок беренчел исәп-хисап белән туры килә. Әгәр эмбрионның размерлары зуррак яки кечерәк булса, УЗИ нәтиҗәләре нигез итеп алына.

Бала табуның якынча көне хатын-кызның анатомик үзлекләренә һәм булган авыруларына турыдан-туры бәйле. Әгәр хатын-кызның менструаль циклында даими тайпылышлар, аналык фибромиомасы, аналыгында тумыштан килгән яки яшәү дәверендә килеп чыккан бөгелеш, хатын-кыз артык тулы яки ябык гәүдәле (симерү, анорексия), суы күп яки аз булса йөклелек срогын санаганда хаталар чыгарга мөмкин.

Шулай ук срокны дөрес санауга хатын-кызның яше, уңышлы йөклелекләре һәм бала табулар саны, бала күтәрүнең генетик үзенчәлекләре, метаболизм үзенчәлекләре дә йогынты ясый. Статистика буенча, тышкы һәм эчке факторлар аркасында 10 процент хатын-кызның гына йөклелеге озаграк яки кимрәк була. Димәк, акушерлыкта кабул ителгән исәп барлык биологик һәм физик нормаларга туры килә.