Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге ашауның нинди зыяны бар?

Белгеч сүзләренчә, ана карынындагы баланың үсешендә проблемалар чыгуы ихтимал.

news_top_970_100
Бәрәңге ашауның нинди зыяны бар?
Михаил Захаров

Бәрәңге составындагы кайсыбер матдәләрнең кеше организмына начар йогынты ясавы ачыкланган. Бу турыда WeChat язмасына сылтама белән РИА Новости язды.

Бәрәңге бүлбесе үскәндә анда туплана торган алкалоидлар йөкле хатыннарга зыян китерергә мөмкин. Бу очракта ана карынындагы баланың үсешендә проблемалар чыгуы ихтимал. 

Кан составында шикәр күп булган кешеләргә дә бәрәңгене чамалап кына ашарга кирәк. 

Бөерләре авыртучы кешеләр бәрәңгене күп ашаса, бәрәңге составындагы калий бу органга йөкләнеш китереп чыгарырга мөмкин.

Кабыгында яшел таплар булган бәрәңгене ашамау хәерле. «Сәбәбе — соланин микъдары зур булу. Әлеге матдә күп итеп җыелса, кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясый», диелә хәбәрдә.

Бәрәңгене пешереп бетермичә ашамау хәерле. Пешеп җитмәгән бәрәңгедә зарарлы матдәләр дә күбрәк кала икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100