Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәламәт кешегә күпме тоз ашарга ярый?

Тоз күп булса, организмда су туплана башлый.

news_top_970_100
Сәламәт кешегә күпме тоз ашарга ярый?
https://pixabay.com

Тозны күп ашасаң, кан басымы күтәрелергә, инфаркт яки инсульт килеп чыгарга мөмкин. Кешегә көненә ашарга ярый торган тоз күләме турында Sputnik радиосына табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Олег Ирышкин сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Тоз күп булса, организмда су туплана башлый, бу кан басымын арттыра. Шуннан соң инфаркт һәм инсульт булу куркынычы арта. Тоз куллану күләмен чикләү хәерле, ди белгеч.

«Тоз куллану нормасы — тәүлегенә биш грамм. Артериаль кан басымы югары булса, тәүлегенә биш граммга кадәр күләмдә тоз ашарга ярый. Әгәр кан басымы 140тан югарырак булса, тәүлегенә өч граммнан артык тоз ашарга ярамый», — ди Олег Ирышкин.

Азыкка өсти торган тозны гына түгел, әзер продуктларда булган тозны да исәпкә алу кирәк.

Ризыкларның тозлырагын яратучыларга тозны башка аналоглары белән алмашытырырга киңәш ителә. «Алмашка төрле тәмләткечләр кулланып була. Натрий микъдары азрак булган тоз сатып алып була. Без беренче чиратта тоз составындагы натрийдан куркабыз. Нәкъ менә ул кан басымын арттыра. Кибеттә калий, магний тозларын да табып була», — ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100