Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кура җиләге таралып, бакчаны басмасын өчен нишләргә?

Җиләк куакларын сукмак кырыена утыртырга була.

news_top_970_100
Кура җиләге таралып, бакчаны басмасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Кура җиләге таралып үсеп китеп, бөтен бакчаны баса башларга мөмкин. Шуның өчен аның янына төрле үләннәр утыртып була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кузгалак кура җиләгенә киртә була, аның яңа үсентеләре чыкмый башлый. Шулай ук фасоль да кура җиләген «тыя» ала. Ул туфракны азотка баета, ә кура җиләге моны яратмый.

Кура җиләге дөрес урынга утыртылса, аны таратмыйча үстереп була. Мәсәлән, җиләк куакларын сукмак кырыена утыртыгыз.

Кура җиләге түтәле янына шифер, калай, пластик кебек әйберләрдән киртә корып куярга була. Аларны 25-35 см тирәнлектә кагып чыгыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100