Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түтәлдәге сарымсак саргая башласа, нишләргә?

Уңыш җыярга өч атна кала сарымсакка су сибүне туктатырга кирәк.

news_top_970_100
Түтәлдәге сарымсак саргая башласа, нишләргә?
https://pixabay.com

Июньдә сарымсак яфраклары саргая башларга мөмкин. Бу хәлгә бакчачыларның күбесенең игътибар иткәне бардыр. Яфраклары саргаю үсемлеккә нидер җитмәвен аңлата. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

Сарымсак дым я азот җитмәсә саргая. 

Майдан июнь уртасына кадәр сарымсакка атнасына ике тапкыр су сибегез, аннары 7 көнгә бер тапкыр сипсәң дә җитә. Уңыш җыярга өч атна кала сарымсакка су сибүне туктатырга кирәк.

Сарымсак түтәлләрен гел йомшартып торырга кирәк. 

Май башында һәм уртасында сарымсакка азотлы ашлама кертегез. Моның өчен 10 литр суга 10 мл нашатырь спирты кушыгыз һәм үсемлекләргә шушы эремәне сибеп чыгыгыз. Аммиак селитрасы сатып алып, аның тартмасында күрсәтелгәнчә сибәргә дә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100