Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди чәйнектә кайнаган су белән чәй тәмлерәк була?

Пластик, пыяла, металл, эмальле чәйнекләрнең рейтингын төзегәннәр.

news_top_970_100
Нинди чәйнектә кайнаган су белән чәй тәмлерәк була?
Михаил Захаров

Су кайната торган чәйнекләрнең төрлеләрен чагыштырып, иң яхшысын ачыклаганнар. Бу турыда «Челнинские известия» язды.

Суның тәме һәм чәйнекнең экологиялелегенә карап, иң ахыргы урында пластиктан ясалган электр чәйнеге һәм плитәгә куя торган металл чәйнек урнаша. Аларда су һәм кайнар эчемлекләр тәмсез була. Чәйнекләр арзанлы да булса, суда чит тәм була. Материаллары азык-төлек өчен һәм җылытырга яраклы булса да, барыбер суга тәм керә.

Өстәвенә, гади металл чәйнектә кайнаткан суга зарарлы металл тозлары да бүленеп чыга.

Пыяладан ясалган электр чәйнеге начар түгел, аннан нормаль кофе яки чәй ясап була. Совет заманындагы эмальле чәйнек тә шундыйрак.

Гомумән, эмальле савыт-саба иң яхшысы санала. Иң мөһиме, аның ватык, китек урыннары булмасын, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100