Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кадер кичәсен кайчан эзләргә һәм ни өчен бу төн яшерелә?

Кадер кичәсендә фәрештәләр төшә һәм дога кылучы, Аллаһыга ялваручы һәр мөселманга «әмин» дип әйтә.

news_top_970_100
Кадер кичәсен кайчан эзләргә һәм ни өчен бу төн яшерелә?
http://dumrt.ru/

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазифаларын башкаручы, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков туры эфирда Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Беренче чиратта, Булат хәзрәт тыңлаучыларны Рамазан аеның һәр мөэмин-мөселман өчен зур мөмкинлекләр ае булуын искәртте:

Бу мөмкинлек нәрсәне аңлата? Барыннан да элек, бу яхшырак булу мөмкинлеге. Шулай ук бу гөнаһларыбызның ярлыкану мөмкинлеге. Рамазан ул — кадерле кунак, чөнки ул елына бер генә тапкыр килә. Һәм һәр мөселман кешесе һәр Рамазаннан бу мөмкинлекләрнең күбрәген һәм файдасын үзе һәм тирә-юньдәгеләр өчен алырга тырышырга тиеш. Бу изге айны үзенчәлекле итә торган факторларның берсе — Рамазанда Кадер кичәсе, ягъни «Кодрәт төне» булу.

Алга таба хәзрәт «Әл-Кадр» («Кадер») сүрәсенең мәгънәви тәрҗемәсенә аңлатма бирде.

Аллаһы Тәгалә әйтә:

«Һичшиксез, Без аны (мәңгелек могҗиза булган Коръән-Кәримне) Кадер кичәсендә (Ләүхелмәхфүздән тулы килеш беренче кат күккә) иңдердек. Кадер кичәсенең нинди икәнен син каян белә аласың? Кадер кичәсе (Кадер кичәсе булмаган) мең айдан да хәерлерәк. (Шул сәбәпле, аңарда кылынган изге гамәл сиксән өч ел да дүрт ай буена бертуктаусыз кылынган гамәлгә тиң генә түгел, аннан да фазыйләтлерәк.) 

Ул кичәдә, Раббыларының рөхсәте белән, фәрештәләр һәм Рух (дип тә аталган Җәбраил (галәйһиссәлам) һәртөрле эш өчен иңәләр.

Таң атканчы (фәрештәләр очраткан һәр иманлы ир һәм хатынга сәлам биргәннәре өчен,) ул (кичә) иминлек (булыр)». 

Беренче аятьтә «иңдердек» дигән сүз кулланыла, бер тапкырда икәнлеге күздә тотыла. Бу нәрсә дигән сүз? Коръән иңүнең ике юлы бар: беренчесе — Аллаһы Тәгалә Коръәнне бер тапкыр иңдергән, икенчесе — нинди дә булса вакыйгага җавап сыйфатында нинди дә булса аятьләр килгән. Әүвәл Коръән Ләүхелмәхфүз дип исемләнгән урында була. Ләүхелмәхфүз — Җиденче күктә. Аллаһы бер тапкыр Ләүхелмәхфүзне Беренче күккә (Бәйт әл-гыйззә) төшерә, һәм бу Кадер кичәсендә була. Аннары Коръән Мөхәммәдкә (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) иңдерелә.

Беренче иңгән аятьләр («Әл-Галәк» (Оешкан кан)) Пәйгамбәргә шулай ук Кадер кичәсендә бирелә.

«Гыйбадәт кылуда ялкаулык күрсәтүчеләргә Кадер кичәсенә эләгү авыр булачак»

Алга таба Булат хәзрәт Кадер кичәсен кайчан эзләргә кирәк булуын һәм ни өчен Аллаһы Тәгалә бу төнне яшергәнлеген аңлатты:

 Күп кенә галимнәр аны бар Рамазан ае дәвамында эзләү иң дөресе дип саныйлар. Рамазанның бер генә кичен дә гыйбадәтсез калдырмаска тырышырга кирәк. Шулай ук аны Рамазан аеның соңгы ун төненнән эзләргә кирәк дип тә әйтәләр. Әгәр бөтен төнен дә гыйбадәттә була алмасаң, һичьюгы так төннәргә игътибар итәргә. Әмма исегездә тотыгыз, бу кичә һәр елны төрле вакытта килергә мөмкин. Ә ни өчен Аллаһы Тәгалә аны яшерә соң? Кешеләр гыйбадәтләрен калдырмасыннар, ялкауланмасыннар өчен.

«Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк»

Хәзрәт искәртеп узганча, Кадер кичәсендә фәрештәләр төшә һәм дога кылучы, Аллаһыга ялваручы һәр мөселманга «әмин» дип әйтә. Аннары алар мөэминнәргә сәлам бирәләр һәм һәр мөселман өчен истигъфар кылалар (Аллаһыдан гафу сорыйлар). Булат хәзрәт Әбу Һүрайрадан тапшырылган билгеле хәдискә аңлатма биреп узды:

«Кадер кичәсен иман белән һәм Аллаһының рәхмәтенә өмет белән гыйбадәттә үткәрүченең элекке гөнаһлары гафу ителә». Әмма хәдисләрдә шулай ук дүрт төрле кешеләрнең гөнаһлары ярлыканмавы әйтелә. Кемнәр алар?

  • Беренче төркем — спиртлы эчемлекләр кулланучылар һәм аны эчертүчеләр, сату белән шөгыльләнүчеләр һ.б.
  • Икенчесе — әти-әнисен тыңламаучылар һәм аларга начар мөнәсәбәттә булучылар.
  • Өченчесе — туганлык җепләрен сакламаучылар (безнең җәмгыятебезнең иң киң таралган «авыруы»).
  • Дүртенчесе — мөселманнарга нәфрәт белдерүчеләр.

Кадер кичәсен ничек үткәрергә?

Бу сорауга җавап биргәнче, Булат хәзрәт дин кардәшләребезгә гыйбадат кылу өчен нәкъ «менә шул төнне» эзләргә кирәкмәвен, ә барыннан да бигрәк Рамазан аеның барлык төннәрендә гыйбадәттә булырга кирәк булуын тагын бер кат искәртте:

Сезнең барыгызның да мәченең аулау процессын күзәткәнегез бардыр. Үз максатына ирешү өчен, мәче бар көчен куя, ул үз табышына мөмкин кадәр игътибарлылык күрсәтә. Менә безнең сезнең белән «табыш» ул — Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына, Аның рәхмәтенә ирешү. Һәм Рамазан — моның өчен иң яхшы мөмкинлек. Шуңа күрә без әлеге максатка ирешү өчен бар тырышлыгыбызны куярга тиешбез.

Аннары хәзрәт күпләргә билгеле хәдисне искә төшерде: «Гайшә (Аллаһы аннан разый булса иде) хәбәр иткән: «Ий, Аллаһы Илчесе (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)! Мин Кадер кичәсе җитүен тоям, мин бу төндә ни сорарга, нинди дога кылырга тиешмен?» Ул  (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа әйткән: «Син болай дип әйтергә тиешсең: «Әллааһүммә иннәкә Гафувун, түхиббүл-гәфвә, фәгъфү ганнии» (Йә Аллаһы! Дөреслектә, Син Гафу итүче, һәм гафу итүне яратасың; мине гафу итсәң иде). Шуңа күрә истигъфар — гыйбадәтнең мөһим өлеше. Шулай ук мәгънәсен аңлап Коръән укырга мөмкин. Мәгънәсен аңламыйча, фикер йөртмичә уку шулай ук гыйбадәт булып санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100