Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юганнан соң тәрәзә пыялалары озак вакыт чиста торсын өчен нишләргә?

Су, глицерин һәм кондиционер эремәсе сөрткәч, пыялада саклагыч катлам барлыкка килә.

news_top_970_100
Юганнан соң тәрәзә пыялалары озак вакыт чиста торсын өчен нишләргә?
Рамил Гали

Тәрәзә чистартуның җиңел ысулы турында киңәшләр сайтында яздылар. 

Ярты стакан җылы су, бер аш кашыгы глицерин, кер юа торган кондиционерны бер капкач салыгыз. Су, глицерин, кондиционерны бергә катнаштырып, 15 минут тотып торыгыз.

Башта тәрәзәләрне чиста итеп юып, корытып сөртегез. Аннары тәрәзә чистарта торган щеткага алда ясалган эремәне бер тамчы гына агызып, тәрәзәләрне ике яктан да яхшылап ышкыгыз.

Мондый эремә пыялада саклагыч катлам барлыкка китерә, аңа пычрак һәм тузан ябышмый. Яңгыр тамчыларының эзләре дә калмый.

Шулай итеп чистарткан очракта, тәрәзәләр ярты ел чамасы пычранмас, дип ышандыралар бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100