Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ураза тотучы кызларга бизәнергә, егетләргә сакалга май сөртергә ярыймы?

Уразалы кешегә мәкруһ булмаган нәрсәләр Диния нәзарәте сайтында язылган.

news_top_970_100
Ураза тотучы кызларга бизәнергә, егетләргә сакалга май сөртергә ярыймы?
https://pixabay.com

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтының «Рамазан-2021: төп сораулар» бүлегендә уразага кагылышлы сорауларга җаваплар урнаштырылган.

«Уразалы кешегә мәкруһ булмаган нәрсәләр» арасында күзгә сөрмә тарту, сакалга май сөртү һәм башкалар турында аңлатыла.

Мәкруһ булмаган әйберләр исемлеге «бушану һәм җенси якынлыкка барып җитмәячәкне белеп үбешү яки кочаклашу»дан башланган. Моны аңлату өчен Гаишә (радыйаллаһу ганһә) сүзләре китерелә. «Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) уразалы чакта (хатыннарын) үбә һәм (алар белән) шаярыша торган иде» (Бохари, «Саум», 23, № 1826, 2/680; Мөслим, «Сыйам», 12, № 2576, 450 б.; «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 560 б.), дип аңлатыла.

«Мыекларга май сөртү — бу гамәлдә уразаны бозарлык берни дә юк», диелә.

Күзгә сөрмә тарту турында аңлатканда Әбү Рафигъ (радыйаллаһу ганһү) тапшырганча: «Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) ураза тотканда күзләренә сөрмә тарта иде» (Табәрани, «Әл-Мугҗәмүл Кәбир»; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», № 4971-4972, 3/391) дигән белешмә китерлә.

«Ләкин күзгә сөрмә тарту бизәнү дигән сүз түгел. Бу очракта бизәнү мәкруһ була. Инде сүз бизәнү турында киткән икән, шуны да әйтеп узарга кирәк. Горурлану, масаю максатыннан булмаганда, матур кием кию мөбаһ гамәл санала. Масаю өчен генә киелгән матур кием хәрам була. Масаю өчен киенгәнме, юкмы икәнен болай билгелиләр: кешенең эчке халәте матур кием кигәч тә үзгәрмичә, элеккечә кала икән, димәк, горурлану, масаюның әсәре дә юк», дип аңлатыла.

Шулай ук көннең башында яки ахырында мисвәк куллану мәкруһ түгел. Киресенчә, мисвәк куллану сөннәт гамәл була. «Кифайә» исемле әсәрдә бу хакта болай диелгән: Әбү Һүрайра (радыйаллаһу ганһү) риваять иткән бер хәдистә Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Мисвәк — сөннәт. Мисвәкне көндез үзегез теләгән вакытта кулланыгыз», — дип әмер иткән (Әбү Нугайм, «Хилйәтүл әүлия», 3/49; Дәйләми, Фирдәүс, Нәбхани, «Әл-Фәтхул Кәбир», № 7044, 1/649), дип аңлатыла.

Уразалы кешене хәлсезләндермәгән очракта кан алдыру мәкруһ түгел. Мәсәлән, Ибн Габбас, Әнәс һәм Мөгаз Ибн Җәбәл (радыйаллаһу ганһүмә) тапшырганча: «Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) рамазан аенда ураза тотканда икендедән соң кан алдырган иде» (Әбү Дауд, «Сыйам», 29, № 2372-2375, 344-345 б.; Бәззар, № 1011, 1014; Табәрани, «Әл-Мугъҗәмүл Кәбир», 20/93; Хәйсәми, «Мәҗмәгуз Зәваид», № 4995-4999, 3/397).

Ислам шәехләре уразалы чакта кан алдыруның хәлсезләндерүгә китерү ихтималын сәбәп итәләр. Уразалы кеше кан алдыра торган булса, моны кояш бату вакытына кадәр кичектерсә яхшырак булыр, диләр.

Тәһарәт алмаганда авызны чайкау һәм борынны су белән юдыру мәкруһ түгел, дип искәртелә.

Гәүдәне суытып җибәрү өчен су коену яки юеш тукыма белән сөртенү, фәтвага нигез булган караш буенча, мәкруһ түгел. Әбү Бәкер Ибн Абдиррахман (радыйаллаһу ганһү) бер сәхабәнең әйткәннәрен тапшырган: «Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм) гәүдәсен суытып җибәрү өчен яки уразалы чакта сусавын басу өчен башына су коя иде» (Әбү Дауд, «Сыйам», 27, № 2365, 344 б.).

Гомәр (радыйаллаһу ганһү) ураза тотканда киемен юешләтеп өстенә кия торган булган. Бу гамәл гыйбадәтне башкарырга һәм табигый арыганлыктан котылырга ярдәм итә. Югарыда искә алынганча, Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи): «Бу гамәл, гыйбадәтне башкарганда арыганлык барлыкка килү сәбәпле, мәкруһ була», — дигән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100