Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ковид белән авырганда нәрсә ашарга ярамый?

Табиб сүзләренчә, вакыт узу белән организм нормага килә.

news_top_970_100
Ковид белән авырганда нәрсә ашарга ярамый?
https://pixabay.com

Даими стресс, дөрес тукланмау, йокы туймау тәм тою хисен төзәлмәслек итеп бозарга мөмкин. Бу турыда югары категорияле ЛОР-табиб, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев Ura.ru сайтына әйткән.

«Кеше гел стресс кичерсә, йокысы туймаса, дөрес тукланмаса, яхшылык көтмә. Иң мөһиме, диетада бик зур хилафлыклар булса, бик ачы, борычлы, тозлы, кап-кайнар, каты ризык ашаса, тәм тою хисе кабат барлыкка килмәскә дә мөмкин», — ди ул.

Табиб сүзләренчә, вакыт узу белән организм нормага килә, вирус бик тирәнгә узып кермәсә бигрәк тә. Шулай да аңа ярдәм итәргә кирәк, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга һәм ял итәргә, дип киңәш итә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100