news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бәрәңге утырткан өчен кемнәргә штраф салачаклар?

Бәрәңге чәчүлеген сату өчен үстерергә җыенган очракта, орлыкны бары тик махсус кибеттән генә алырга кирәк.

news_top
Бәрәңге утырткан өчен кемнәргә штраф салачаклар?

«Рәсми булмаган» орлык алып, аны сату өчен үстергән кешеләргә административ хокук бозган өчен штраф салулары ихтимал. Юрист Егор Юдин «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Административ хокук бозулар турындагы кодекста язылганча, утырту өчен махсус үстерелгән чәчүлек материалларын махсус кибетләрдә генә сатып алу рөхсәт ителә. Бу таләпне үтәмәгән очракта, гражданнарга штраф 500 сумнан артмый, ә юридик затларга 10 мең сумга җитәргә мөмкин.

«Рәсми булмаган» чәчүлектән бәрәңге үстерү авыл хуҗалыгы үсемлекләренең орлыкларын җитештерү кагыйдәләрен бозуга керә. Ләкин моның өчен бәрәңгенең сату өчен үстерелгән булуы шарт, мәсәлән, сәүдә нокталарында саткан очракта. 

«Бәрәңге орлыгын сату, мәсәлән, берәр сортын күршеләргә сатып бирү өчен үстергән очракта бу административ җаваплылыкка тарта торган гамәл була», — ди юрист.

Икенче яктан, бәрәңге чәчүлеген кайдан алуны кемдер тикшереп йөрмәс, шуңа күрә бакчачылар өчен берни үзгәрмәс, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар