news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салкын тигәндә кайнар чәй эчүнең нинди зыяны бар?

Диетолог фикеренчә, кайнар чәй эчү кешене хәлсезләндерергә мөмкин.

news_top
Салкын тигәндә кайнар чәй эчүнең нинди зыяны бар?
Рамил Гали

Диетолог Елена Соломатина салкын тигән вакытта кайнар чәй эчүнең файдасы булмавын әйтте. Бу турыда ул «Вечерняя Москва» агентлыгына интервьюда сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, температура югары булганда, кайнар чәй эчәргә ярамый. «Җылы чәй эчәргә кирәк, кайнарны түгел. Юкса кешенең хәле начарланырга мөмкин. Чәй җылыта торган эффект бирә. Теләсә нинди чәй, кайнары да, салкыны да сидек кудыру үзлегенә ия», — ди ул.

Диетолог чәй эчүнең организмнан сыеклык кудыруын искәртә. Ә температура югары булганда сыеклык болай да тир рәвешендә бүленеп чыга. 

Соломатина салкын тиеп авырганда селтеле эчемлекләр (щелочные напитки) эчәргә киңәш итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар