Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ризыкларны туңдыргычта күпме сакларга ярый?

Өч айга бер тапкыр туңдыргычка ревизия ясап алырга кирәк.

news_top_970_100
Ризыкларны туңдыргычта күпме сакларга ярый?
pixabay.com/ru

Көнкүрештә туңдыргычны ризыкларны мөстәкыйль туңдыру өчен түгел, ә элек катырылган азык-төлекне саклау өчен файдаланырга кирәк. Бу хакта сәламәт туклану буенча эксперт, шеф-повар, телевидение алып баручысы Сергей Синицын әйтте дип яза РИА Новости.

«Әгәр туңдыргычта үзебез берәр нәрсә катырабыз икән, профессиональ туңдыргычларныкына караганда бу сыйфатсызрак килеп чыга. Профессиональ җиһазлар „шоковая заморозка“ ясый, шуңа күрә ризыкның структурасы һәм сыйфаты бозылмый. Өйдәге туңдыргычны пилмәннәрне, вареникларны, катлы камырны, туңдырылган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне саклау өчен куллану яхшырак», — диде эксперт.

Мәсәлән, ит туңдырырга кирәк икән, моны дөрес эшләү мөһим.

«Иң яхшысы ваккумда туңдыру. Әгәр өйдә кулланыла торган ваккум юк икән, Zip-Lock пакетлар файдаланырга була. Пакет ертыла икән, ризыкның дымы бетә, ит кибә һәм бу аның текстурасына бик нык йогынты ясый. Кайбер кешеләр җилләгән кисәкне кисеп алып шулпа кайната, шулай да мондый ризыклар белән сак булырга кирәк», — дип кисәтте Сергей Синицын.

Өч айга бер тапкыр туңдыргычка ревизия ясап алырга кирәк. Бу анда нинди ризыклар барлыгын искә төшерә, аларны тиз арада кулланып бетерергә ярдәм итә.

«Күпчелек гаиләләр туңдыргычны сирәк чистарта, анда узган еллардан калган балык, ит табылырга мөмкин. Мондый ризыклар сыйфатлы булмый инде, куркыныч та тудырырга мөмкин, чөнки бактерияләр минус температура булганда да үрчи ала. Шуңа күрә туңдыргычны мөмкин кадәр еш чистартырга, бушатырга. Дезинфекцияләргә һәм анда сакланган азык-төлекне яңартып торырга кирәк», — диде сәламәт туклану буенча эксперт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100