Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кашыкларны ничек ялтыратырга?

Чәй яки кофе болгата торган кашыклар аеруча тиз карала.

news_top_970_100
Кашыкларны ничек ялтыратырга?
https://pixabay.com

Вакыт узу белән аш-су приборлары карала, аларга пычрак утыра, ялтыравыгы бетә. Кашык һәм чәнечкеләрдәге кара тапларны бетереп, матур бизәкләрен чистарту ысулы киңәшләр сайтында язылган.

Кашыклар һәм чәнечкеләрне сулы кәстрүлгә салыгыз һәм 2 аш кашыгы сода белән тоз өстәгез. Приборларны шушы содалы-тозлы эремәдә 20 минут чамасы кайнатыгыз.

Шуннан соң кашыклар һәм чәнечкеләр кабат ялтырый башлар, аларның бизәкләре дә ачык күренер.

Теш пастасы яки теш порошогы да приборларны чистарта.

Кашыклар белән чәнечкеләрне теләсә нинди газлы суга салып торсаң да була. Газлы су да пычракны бик тиз «ашап» төшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100