Балаларга ковидтан прививканы ничек ясаячаклар?
«Вакцина теркәлгәч, аны куллануга рөхсәт бирелгәч, балаларга һәм үсмерләргә прививканы бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә ясаячаклар», — дигән Кузнецова.
Россиядә балаларга һәм яшүсмерләргә ковидтан прививканы бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә ясаячаклар. Бу турыда Россиядә бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецова әйткән. РЕН ТВ шул хакта хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Россиядә балалар өчен COVID-19 вакицанасы теркәлмәгән. Аны теркәү өчен клиник тикшеренүләр уздырырга кирәк. Гамалея исемендәге үзәк тикшеренү ясау өчен рөхсәт алган.
«Вакцина теркәлгәч, аны куллануга рөхсәт бирелгәч, балаларга һәм үсмерләргә прививканы бары тик әти-әнисе рөхсәте белән генә ясаячаклар», — дигән Кузнецова.
Моңа кадәр Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесе Александр Гинцбург балалар өчен вакцинация сентябрьдә башланачак дип әйткән.