Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәйге лагерьга җибәргәндә балага нәрсәләр бирергә ярамый?

Балага киемнәрне 21 көнгә җитәрлек итеп әзерләгез.

news_top_970_100
Җәйге лагерьга җибәргәндә балага нәрсәләр бирергә ярамый?
https://pixabay.com

Роспотребнадзор балаларны җәйге лагерьга озаткан әти-әниләргә киңәшләр бирде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Балага киемнәрне 21 көнгә җитәрлек итеп әзерләгез. Үзләре белән соклар, лимонад, пирожныйлар, тиз әзерләнә торган токмач бирмәгез. Шулай ук чемоданга баллы ризыклар, тиз бозыла торган әйберләр тутырмагыз.

Балаларга консервалар, гөмбәләр, кремлы пирожныйлар, итле һәм балыклы ризыклар, өйдә әзерләнгән ризык та бирергә ярамый.

«Тиз әзерләнә торган токмач бирмәгез. Балалар лагерьда туклыклы матдәләрне тиешле күләмдә ала», диелә хәбәрдә.

Шулай ук бала лагерьга барганда, аның белән кыйммәтле техника да бирмәү хәерле. Чөнки аның югалуы бар. Парфюмерия-косметика чараларын да алып бармау киңәш ителә. Бу башка балаларда аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Тыелган әйберләр исемлегенә тәмәке, алкоголь, нунчаклар, кастетлар, лазерлы күрсәткечләр, бейсбол биталары, дарулар, газлы баллончыклар һәм башка төрле шәхси саклану чаралары керә.

Балага теш щеткасы, пляж һәм мунча өчен аерым тастымаллар бирергә онытмагыз. Рюкзакта литр ярымлы шешә белән су булу яхшы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100