Ни өчен ит тиз бозыла һәм ис кергән итне ашарга ярыймы?

Итне кибет киштәсеннән алуга ук, аны суыткыч-сумкага яки термопакетка салып кую хәерле.

Ни өчен ит этикеткасында күрсәтелгән вакыттан алдарак бозыла һәм бераз ис килгән итне ашарга ярыймы? Азык-төлек системалары буенча В. М. Горбатов исемендәге федераль фәнни үзәктә бүлек җитәкчесе Виктория Насонова Sputnik радиосына интервьюда шул хакта сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Итнең этикеткада күрсәтелгән вакыттан тизрәк бозылуның бер сәбәбе — суыту чылбырын бозу. Суытылган ит чималын -1,5тән 4 градуска кадәр температурада саклау иң оптимале була.

«Ит предприятиедән шундый температура режимында чыга, ә аннары аны транспортировкалыйлар, сәүдә үзәгендә бушаталар, киштәләргә куялар. Болар барысы да температура режимы бозылуга китерә. Иттә микробиологик процесслар активлаша, ит этикеткада күрсәтелгән вакыттан алдарак бозыла», — дип сөйли азык-төлек сәнәгате белгече.

Кешеләр үзләре дә сатып алган ризыкка зыян китерә. «Мәсәлән, әйберләр тутырылган арба белән кибеттә йөргәндә, ит аста ята. Сатып алучылар төрле бүлекләр буйлап йөри, аннары кассага бара, аннары гына өйгә кайта. Итнең температурасы арта, саклау вакыты да кими. Идеаль очрак — киштәдән ризыкны алуга, аны суыткыч-сумкага яки термопакетка салып кую. Андый пакетлар, гадәттә, шунда ук сатыла», — дип сөйли Насонова.

Ис кергән итне пешереп тә ашамау хәерле. «Әгәр чит ис сизсәгез, ит бераз төсен үзгәртсә, аны ашамау хәерле. Термик эшкәртү микроорганизмнарның 99 процентын бетерә, ләкин 1 проценты исән кала. Мондый итне ашап, сәламәтлекне куркыныч астына куярга кирәкми», — ди белгеч.

Әгәр итне озак сакларга җыенсагыз, туңдырылганын алу хәерле. Суытылган итне мөстәкыйль рәвештә туңдырырга кирәкми, ди эксперт.