Нинди тоз кулланырга һәм бөтенләй тоз ашамасаң ни була? | intertat.tatar

Нинди тоз кулланырга һәм бөтенләй тоз ашамасаң ни була?

Тоздан бөтенләй баш тарту җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Тозлы ризыкны күп ашау йөрәк-кан тамырлары системасына начар йогынты ясый. Ләкин бөтенләй тоз ашамау да зыянлы. Тоз балансын саклау турында медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Ирина Бережная Спутник радиосына сөйләгән. Бу турыда РИА Новости язды.

Тозны «ак үлем» дип атасалар да, ул рационда булырга тиеш. Тоз артык булу кан басымын күтәрә, төрле җитди авырулар китереп чыгара. Тик тоз җитмәсә, кан басымы төшеп китә, хәл бетә, баш әйләнә һәм ашкайнату белән проблемалар килеп чыга. Чама кирәк, дип искәртә табиб.

«Без тозсыз яши алмыйбыз. Без өлешчә аннан торабыз бит. Натрий хлориды кан, күз яшьләре, сидек һәм башка сыеклыклар составына керә. Тоз безгә кирәк. Аның артык булуы җитди авырулар китереп чыгара, шуңа күрә бар да чамалы булырга тиеш. Кешегә бер тәүлеккә 7 грамм тоз кирәк», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, нинди тоз ашау да әһәмияткә ия. Бу ризык ярдәмендә йод дефицитын компенсацияләп була. Йод җитмәсә, калкансыман биз авырулары килеп чыга, баш мие эшчәнлеге бозыла, кеше арый башлый.

«Безнең территориядә бөтен кешегә йод җитми. Зур шәһәрләрдә йод дефициты һавадагы токсиннар аркасында тагын да арта. Безгә йодланган тоз файдалырак», — ди Бережная.

Ачык һавада йод бик тиз парга әверелеп бетә. Шуңа күрә йодлы тоз үзлекләре дә югала. Диңгез тозын куллану файдалырак, анда йодны тотып тора торган микроэлементлар да күбрәк була, ди табиб.