Рамазан аенда кеше гайбәт сөйли башласа, аны ничек туктатырга?

Рамазан аенда ризыктан гына түгел, гайбәт сөйләүдән дә тыелырга кирәк.
Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков сорауга җавап бирде.- Шуны әйтергә: гайбәт сөйләү ул гөнаһлы гамәл. Кеше турында Рамазан аенда гайбәт сөйлибез икән, яисә берәр нинди начар гамәл кылабыз икән, ул вакытта ул начар гамәл кат-кат булып өстәлә һәм дә аның гөнаһы тагын да зуррак, тагын да күбрәк була. Шулай дип әйтергә кирәк. Гайбәтне тыңламаска тырышырга кирәк.