Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнлә уянмыйча йоклар өчен нишләргә?

Йоклаганда канда шикәр күләме кимеп, адреналин бүленеп чыгарга мөмкин.

news_top_970_100
Төнлә уянмыйча йоклар өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Һиндстан диетологы Пуджа Махиджа (Pooja Makhija) төнлә тынычлап, уянмыйча йоклау өчен киңәш бирде. Бу турыда «Лента.ру» хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, йокы белән проблемаларның бер өлеше канда шикәр микъдары төшү белән бәйле. Бу очракта канга адреналин һәм кортизол матдәләре бүленеп чыга. Мелатонин — йокы гормоны дәрәҗәсе кими һәм кеше вакытыннан алда уяна.

Махиджа бу хәлне булдырмас өчен киңәш бирә. Моның өчен йокларга бер сәгать алдан бер уч чикләвек ашарга кирәк, ди ул.

Миндаль чикләвегендә булган триптофан аминокислотасы мелатонин ясалуга ярдәм итә. Анда магний күп, магний исә йокының сыйфатын яхшырта, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100