Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала әти-әнисеннән башка ерак сәяхәткә барганда нинди документ кирәк?

14 яшьтән өлкәнрәк балалар кунакханәгә үзләре генә урнаша ала.

news_top_970_100
Бала әти-әнисеннән башка ерак сәяхәткә барганда нинди документ кирәк?
https://pixabay.com

Бала ерак сәяхәткә, мәсәлән, спорт ярышларына, әти-әнисеннән башка — үзе генә барырга җыенган очракта кирәкле документлар турында «АиФ» хәбәр итте.

Калуга өлкәсе буенча бала хокуклары буенча вәкил Ольга Коробова шул хакта аңлатма бирә.

«Кунакханә хезмәтенең 14-17 яшьлек балаларны урнаштыру буенча яңа кагыйдәләре ел башыннан үз көченә керде.

Хәзер баланы ата-анасы белән урнаштырганда, олылар документлары һәм баланың туу турында таныклыгы кирәк.

Әгәр 14 яшькә кадәрге бала ялгызы булса, аны өлкән кеше озата барырга һәм бу кешедә баланың законлы вәкиленнән нотариуста теркәлгән рөхсәт булырга тиеш.

14 яшьтән соң балалар мөстәкыйль рәвештә кунакханәгә урнаша ала. Бу очракта ата-анасы биргән рөхсәт нотариуста теркәлгән булу таләп ителә», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100