Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иң зыянлы диета нинди?

Детокс-диеталар, карабодай яки кефир гына эчеп тору организмга зур зыян китерергә мөмкин.

news_top_970_100
Иң зыянлы диета нинди?
Рамил Гали

Спорт диетологы, нутрициолог Ирина Писарева сүзләренчә, карабодай яки кефир гына ашап тора торган диета организмга зыян китерергә мөмкин. Бу турыда ул RT сайтына сөйләгән.

«Мәсәлән, карабодай яки кефир диетасы бик начар. Гел бер ризык ашаганда, организмга микроэлементлар һәм витаминнар җитәрлек дәрәҗәдә керми. Организм хәлсезләнә, иммунитет түбәнәя, кеше авырый башларга мөмкин, энергия аз була. Ике көн ул бер үк ризыкны ашый, аннары туя. Бу диеталар бик аз калорияле», — ди табиб.

Детокс-диета организмга зыян китерергә мөмкин. Бу очракта туклану рационы соклар һәм смузидан тора. Табиб сүзләренчә, бу диета вакытында эчәклеккә азыкны эшкәртү өчен көч сарыф итәргә кирәкми, азык бик таркалган рәвештә керә.

«Миңа смузи гына ашый торган, биш-алты яшелчәне һәм җимешләрне бергә кушып болгаткан дектокс-диеталар ошамый. Аларның кайсыберләре бөтенләй бер-берсе белән туры килми. Эчәклеккә болгатылып беткән ризык керә, ул аны эшкәртү өчен энергия сарыф итми диярлек. Эчәклек атрофиясе була», — ди табиб.

Туклану рационын төзегәндә һәркемнең шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алырга, хроник авыруларын белергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100