Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина тәрәзәсе катмасын өчен чара — суган белән ун лайфхак

Суган белән грильне чистартып була.

news_top_970_100
Машина тәрәзәсе катмасын өчен чара — суган белән ун лайфхак

Суганны ашарга да, хуҗалыкта кулланырга да була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Грильне суган белән ышкысаң — каткан ризык калдыклары төшеп бетә. Металл кайнар булганда эшләү хәерле. Суганны чәнечке белән кадагыз да, грильне чистартыгыз.

Суган буяу исен бетерә — аны дүрт кисәккә бүлегез дә, тирән савытка салып, стеналары буялган бүлмәгә төнгә калдырыгыз. Иртән бүлмәне җилләтегез.

Суган тураганда еламас өчен, сагыз чәйнәп карагыз. 

Черкиләр суган исен яратмый, табигатьтә ял иткәндә суганны кулларыгызга, аякларыгызга ышкып куегыз. 

Авокадоның әчесен суган бетерә. Авокадо салынган контейнерга суган салып куеп саклагыз. 

Пычак күгәрә башласа, суган белән чистартыгыз. 

Машина тәрәзәсенә боз катмасын өчен, кичке якта суган белән ышкып куегыз.

Металлны суган белән ышкып ялтыратып була.

Кәгазь пакетка тишекләр ясап, суганны шунда озаграк сакларга мөмкин.

Өйдәге кырмыскаларны куып җибәрү өчен, алар йөри торган урыннарга суган турап куегыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100