Кәбестәне фатирда ничек сакларга?

Кәбестә эченә дымлы мамык тутырып куярга кирәк.

Шәһәр фатирында кәбестәне озак вакыт дәвамында саклап була икән. Бу турыда «Хозяйские секреты» сайты язды.

Кәбестәдән күчәнен кисеп алырга һәм аның урынына дымлы мамык тутырырга кирәк. Аннары кәбестәне кәгазьгә төреп куярга. Шулай итеп сакласаң, кәбестә сусыл һәм тәмле булып тора, диелә бу хәбәрдә.