Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Cалкында тән тиресен тәрбияләү өчен җиде киңәш

Кыш көнендә күбекләнә торган юыну чаралары кулланмау хәерле.

news_top_970_100
Cалкында тән тиресен тәрбияләү өчен җиде киңәш
pixabay.com/ru

Урамда салкын булганда, тән тиресе аеруча тәрбия таләп итә. Моның җиде ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Салкыннан качарга — кыш көннәрендә салкында сирәгрәк булыгыз, җылы киенегез, перчатка киегез, җылы шарф бәйләгез. Урамда туңып керүгә кулларны һәм битне кайнар су белән чылатмагыз.

Тән тиресе кипшүне булдырмагыз. Майлы кремнар сөртегез, әгәр бик каты кипшесә, белгечкә мөрәҗәгать итегез.

Иреннәрне саклагыз. Көз-кыш айларында иренне аеруча тәрбияләргә кирәк. Һичкайчан иренне ялый күрмәгез, тукландыра торган бальзамнар, иннекләр сөртеп йөрегез.

Душка кергәндә артык чаралар кулланмагыз. Гель тирене зарарсызландырса да, кипшетә. Салкында тән тиресе болай да нәзберек була. Шуңа күрә күбекләнә торган чараларны сирәгрәк кулланыгыз. Көн саен юынсагыз, агып тора торган су белән чайканып чыгыгыз, табигый чаралар кулланыгыз.

Өйдә һаваны дымландырып торыгыз. Коры һавада тән тиресе кипши, организмга да зыяны була. Һава дымландыра торган җайланма алып куегыз.

Дымландыра торган крем кулланыгыз. Урамга чыгарга бер-ике сәгать алдан сөртеп куегыз, крем сеңеп бетсен. Юкса дымлы крем аркасында тән тиресенең салкында тагын да ныграк бозылуы бар.

Дөрес тукланыгыз. Көз-кыш көннәрендә составында туенган майлар булган ризык ашарга кирәк. Мәсәлән, балык, рафинадланмаган майлар. Шикәрне артык күп кулланмагыз, ул тиредәге май катламына йогынты ясый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100