news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күзләр сукыраймасын өчен ничә йомырка ашарга кирәк?

Күзләр сукыраймасын өчен ничә йомырка ашарга кирәк?

news_top
Күзләр сукыраймасын өчен ничә йомырка ашарга кирәк?
Австралия галимнәре әйтүенчә, атнага дүрт йомырка ашау картлыкка бәйле сукырлыктан сакларга мөмкин. Бу турыда ugpressa.ru/ сайты.

Австралия галимнәре кеше сәламәтлеге өчен йомырканың уникаль файдасы барлыгын әйтте.

Алар уздырган тикшеренү күрсәткәнчә, атнага дүрт йомырка ашау картайгач сукыраю (сары тап дегенерациясе) куркынычын киметә.

Медицина белгечләре әйтүенчә, сары тап дегенерациясе булганда, үзәк күз күреме өлеше зарарлана. Мондый диагнозлы пациентлар еш кына күрү сәләтен тулысынча югалта.

Сидней университеты галимнәре уздырган масштаблы экспериментта 50 яшьтән өлкәнрәк өч меңнән артык кеше катнашкан.

15 ел дәвамында алар атнасына дүрт йомырка ашаган.

Соңыннан ачыкланганча, шушы ризыкны ашау сары тап дегенерациясе килеп чыгу куркынычын киметкән.

Тикшеренү дәлилләгәнчә, каротиноидлар күләме катарактаны кисәтә һәм күзнең челтәр катлавы үзәген дегенерациядән саклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар