Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киләсе елга чыгарылыш сыйныфлар өчен имтиханнар вакыты билгеле

Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүлә имтиханы 24 майдан 1 июльгә кадәр планлаштырылган.

news_top_970_100
Киләсе елга чыгарылыш сыйныфлар өчен имтиханнар вакыты билгеле
Салават Камалетдинов

2021 елда БДИ һәм ТДИ вакыты традицион рәвештә 24 майда башланыр дип ниятлиләр. Вакытыннан алда имтихан тапшыру 22 марттан 16 апрельгә кадәр, төп вакыт 24 майдан 1 июльгә кадәр булырга тиеш. Өстәмә вакыт 3-17 сентябрьдә булыр дип көтелә. Бу турыда Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вакытыннан алда һәм төп этапта БДИ география, әдәбият һәм химия имтиханы белән башлана. 2021 елда информатика һәм мәгълүмат технологияләре нигезләреннән имтихан төп этапта ике көндә — 18, 19 июньдә — була, имтихан компьютер формасында оештырыла.

Тугызынчы сыйныфлар өчен ТДИ өч этапта — вакытыннан алда (20 апрель- 14 май), төп этап (21 май — 1 июль), өстәмә этапта (3-22 сентябрьдә) булачак.

БДИга әзерләнү өчен октябрьдән үк онлайн-консультацияләр башлана. Алар «ВКонтакте» һәм YouTube челтәрләрендә дә куелачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100