Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эш өстәлендәге иң пычрак урын кайда?

Клавиатура төймәләрендә Covid-19 китереп чыгара торган вируслар да булырга мөмкин.

news_top_970_100
Эш өстәлендәге иң пычрак урын кайда?
pixabay.com/ru

Компьютер клавиатурасы — офистагы иң куркыныч әйбер икән: чистартылмаган төймәләрдә төрле бактерияләр, эчәк инфекцияләре, шул исәптән коронавирус та булырга мөмкин. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш инфекционисты Ирина Шилкинага сылтама белән РИА Новости яза.

«Компьютер клавиатурасы — бактерияләр иң күп туплана торган предмет, бигрәк тә офиста. Аны чистарту катлаулы булганлыктан, моны эшләүчеләр бик сирәк. Нәтиҗәдә, төймәләрдә авырулар китереп чыгара торган вируслар, бактерияләр җыела. Болар арасында коронавирус та булырга мөмкин», — диде Шилкина. 

Аның сүзләренчә, клавиатурада эшли башлаганчы һәм эшләп бетергәч һичшиксез кулларны юарга кирәк. Чөнки һавада очып йөри торган бактерияләр еш кына клавиатурага да «куна».

«Әле кулларны да дөрес итеп юарга кирәк: кимендә 1,5 минут дәвамында ышкып юу хәерле», — диде инфекционист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100