Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лавр яфрагын дөрес кулланасызмы?

Базарда яхшы лавр ботаклары бәйләме тапсагыз, аны туңдыргычта саклау хәерле.

news_top_970_100
Лавр яфрагын дөрес кулланасызмы?
https://pixabay.com

Ризык әзерләгәндә лавр яфрагын куллану тәртибен сәламәт туклану буенча эксперт, шеф-повар һәм телевидение алып баручысы Сергей Синицын Спутник радиосы эфирында сөйләгән. 

Лавр яфрагын бүлмичә генә ризыкка салырга һәм пешеп чыккач та шунда калдырырга кирәк дигән миф бар. Бу — дөрес түгел, ди белгеч. 

«Лавр яфрагы файдалы һәм тәмле булсын өчен, аны ризык пешәргә 5-10 минут кала салырга кирәк. Аннары, һичшиксез, лавр яфрагын алып ташларга. Чөнки озак торса, тәмле исле эфир майлары белән бергә әче тәм дә бүленеп чыга һәм ризык тәмсезләнә. Бу шактый көчле тәмләткеч, аны шуңа күрә кайнар ризыкларга кушарга кирәк. Аның тәме чыгарга мөмкинлеге булырга тиеш», — ди Синицын.

Лавр яфрагы яхшы антисептик, шуңа күрә аны яшелчәләрне тозлаган вакытта да кулланалар. «Бу тәмләткеч белән тозлы әйберләр озаграк сакланыр», — ди белгеч.

«Күпләр кибеттә сатыла торган коры, ватылып беткән яфракларны нормаль дип саный. Ләкин бу бик иске яфраклар була. Яхшы лавр яфрагы тигез, ярылмаган, яшел һәм ялтырап тора. Әгәр базарда яхшы сыйфатлы лавр яфрагыннан ясалган бәйләм алсагыз, аны герметик савытка салып, туңдыргычка куярга була. Бу очракта лавр яфрагындагы эфир майлары максималь күләмдә саклана», — ди Синицын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100