Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әремне ничек кулланып була?

Әремнең файдалы үзлекләре турында үләннәр җыючы Рушания ханым сөйли.

news_top_970_100
Әремне ничек кулланып була?
https://pixabay.com/ru

Хәзер әрем чәчәк аткан чак. Чәчәкләре сап-сары аның. Бу — ак әрем. Бик файдалы үсемлек. Көчле дә ул. Әрем башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми, бөтен мәйданны биләп ала.

Аның составында эфир майлары, фитонцидлар (биологик актив матдәләр, бактерияләр, микроскопик гөмбәләр үсешен туктата — авт.) һәм алкалоидлар бар. Шулай ук салицил, аскорбин, алма һәм гәрәбә серкәләре һәм каротин бар.

Әремнең файдалы үзлекләре аның составында булган әйберләре белән аңлатыла. Ул организмнан паразитларны чыгарырга булыша һәм төрле ялкынсыну процессларын да яхшы дәвалый.

Алкалоидлар булу — әремне яман шешләрне үстермәү өчен дә кулланырга мөмкинлек бирә. Әче әрем ашкайнату эшчәнлеген һәм аппетитны яхшырта. Әремне йөкле хатын-кызларга, эрозияле гастрит һәм ашказаны җәрәхәте булган кешеләргә кулланырга ярамый. Ак әрем менә шундый үзлекләргә ия.

Аны хәзер җыеп куярга тырышырга кирәк. Мин әремне шулай сабагы белән киптерәм. Кышын кирәк хәтле алып кулланам. Җыеп куегыз, артык булмас. Ванналарга салырга була. Әрем бик хуш исле. Өйдә төрле бөҗәкләр барлыкка килмәсен өчен дә кулланырга һәм көя күбәләгеннән кием арасына да кыстырырга була, — ди үләнче ханым.

Каршы йогынтысы булуы мөмкин, табиб белән киңәшләшү сорала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100