Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәмәке тарта торган күршеләрне ничек җиңеп була?

Полициядә гаризаны бар кагыйдәләргә туры китереп кабул итүләрен тикшерегез.

news_top_970_100
Тәмәке тарта торган күршеләрне ничек җиңеп була?
Рамил Гали

Йорт подъездында баскычка чыгып тәмәке тартучылар белән көрәшнең берничә ысулы бар. «Челнинские известия» шул хакта язды.

Башта тыныч кына сөйләшеп карагыз. Бәлки алар комачаулауларын белми торгандыр. Әгәр мәсьәләне тыныч кына хәл итеп булмаса, башка ысулларга күчәргә була.

Юристлар сүзләренчә, җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыелу турында кагыйдәләрдә түбәндәге урыннар бар: лифт, подъезд, йортта яшәүчеләрнең башка уртак милеге, шул исәптән коммуналь фатирда да. Бу урыннарда тәмәке тарткан өчен 500-1500 сум штраф каралган.

Шулай да бу кагыйдәне күп тапкыр бозган очракны да исбатлау катлаулы. Полиция нидер эшләсен өчен, язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгатьтә фото яки видеоматериаллар булырга тиеш. Полициядә гаризаны бар кагыйдәләргә туры китереп кабул итүләрен тикшерегез. Аңа керү номеры бирелергә тиеш. Тикшерү барышында участок полиция хезмәткәре күршеләрне яки башка шаһитларны сораштыра ала.

Баскычта яки балконда тәмәке тартучылар белән күршеләр арасындагы низаглар еш тикшерелә. Берничә ел элек суд төтеннән интегүче күршеләргә мораль зыян өчен тәмәке тартучыдан компенсация түләттерде. Суд аңлатканча, һәркем кайда тәмәке тартасын үзе хәл итә, ләкин төтен башка күршеләргә комачауламаска тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100