Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларга гөмбәне ничә яшьтән бирергә ярый?

Балаларга гөмбәне ничек һәм ничә яшьтән бирергә ярый икәнлеге турында педиатр белән сөйләштек. Белгеч бу азыкның файдалы һәм зарарлы якларын да аңлатты.

news_top_970_100
Балаларга гөмбәне ничә яшьтән бирергә ярый?
https://pixabay.com/ru

Илсөя Заһирова, педиатр, инфекционист, нутрициолог:

Балаларга 7 яшькә кадәр гөмбә бирергә киңәш ителми. Әзме-күпме дәрәҗәдә балага бирергә яраклы гөмбә ул — шампиньон һәм яз гөмбәсе (вешенка). Бу гөмбәләр контрольдә тотылган шартларда үстерелә, шуңа күрә аларга ышанырга була. Балага аларны әз генә яшелчә пюресы яисә ботка белән 2-3 яшьтән биреп карарга мөмкин.

Урман гөмбәләренә килгәндә, сак булырга кирәк, чөнки алар куркынычсыз түгел. Миколог белгечләр фикеренчә, барлык гөмбәләр дә туфрактан бик күп тармаклары (грибница) ярдәмендә туклана. Алар җирдән файдалы микроэлементларны гына түгел, ә пестицидлар һәм радионуклеидлар кебек зарарлы матдәләрне дә алырга сәләтле. Гөмбәләр кургаш, цинк, терекөмеш, бакыр һәм кадмий кебек авыр металларны да җыялар. Соңыннан барысы да кешегә дә эләгә.

Бу элементлар гөмбәдән термик эшкәртү узган очракта да тулысынча чыгып бетми. Шунлыктан балаларга гөмбә бирергә киңәш итмиләр һәм бу азыкны рационга кертергә ашыкмаска кирәк, соңрак бирелгән саен яхшырак.

Бер яктан караганда, гөмбә — файдалы да. Ул туклыклы, аксымга бай. Аның составында ит продуктларына охшаш булган В витамин группасы, нерв системасы өчен файдалы В1, В2, РР һәм иммунитетны ныгытучы С витамины да бар. Гөмбәләрдә калий, магний, тимер һәм цинк микроэлементлары да күп.

Икенче яктан, гөмбә бала организмы өчен авыр эшкәртелә торган продукт булып та тора, чөнки аларның аш кайнату системасы әле тулысынча җитлекмәгән. Гөмбә балалар гына түгел, олы кешеләр өчен дә авыр ризык. Аның күләме һәм эшкәртелүнең сыйфатына да бәйле.

Әгәр дә балага гөмбә биримме, юкмы дип уйлыйсыз икән, аны мөмкин кадәр соңрак ашатырга киңәш ителә, — дип аңлатты табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100