news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тамак кыргалап йөргән кеше өчен нинди куркынычы бар?

Кеше еш йөткергәләсә, яман шеш куркыныч янавы ихтимал.

news_top
Тамак кыргалап йөргән кеше өчен нинди куркынычы бар?
https://pixabay.com

Кеше еш йөткергәләп, тамак кыргалап йөрсә, аның тамагында яман шеш алдыннан барлыкка килә торган полиплар булуы ихтимал. Бу турыда онколог Иван Карасевка сылтама белән medikforum.ru яза.

Тамакта йоткылыкны яки тавыш ярыларын каплый торган лайлалы тукымалы участокларда полиплар барлыкка килергә мөмкин. Кайчакта алар барлыкка килү яман шеш алдыннан була торган процесс турында кисәтүе ихтимал. Шуңа күрә, полиплар яман шешкә әверелмәсен өчен, аларны алып ташлыйлар.

Күпчелек очракта шундый үсентеләре булган кешеләрне еш йөткергәләүдән ачыкларга була.

Әгәр сулыш алу кыенлашса, тавыш утырса, һичшиксез кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар