Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча коймасы нинди булса, штраф салалар?

Койма куйганчы, участок планын җентекләп өйрәнергә кирәк.

news_top_970_100
Бакча коймасы нинди булса, штраф салалар?
https://pixabay.com

Әгәр бакча йортындагы койма күршеләргә яктылыкны капласа, штраф салулары ихтимал. Бу турыда РИА Недвижимость Россия юристлары берлеге әгъзасы Александра Обрывкога сылтама белән хәбәр итте.

«Бакча йортлары периметры буенча койма 1,2-1,8 метр биеклектә була ала. Ул челтәрсыман материалдан ясалган һәм инсоляция (кояш нурлары үтеп керү күрсәткече) нормаларын 50 проценттан артык бозмаска тиеш. Күршеләр судка мөрәҗәгать итсә, сезгә 5 мең сум штраф салулары яки койманы сүтәргә кушулары ихтимал», — ди белгеч.

Әлеге чара күрше участоклар арасындагы коймага гына карый. Хуҗалар ике яклы килешү төзесә, башка типтагы койма ясарга яки аны бөтенләй куймаска да була. Бу документны бакчачылык ширкәте идарәсе белән килештерергә кирәк. Якларның берсе судка мөрәҗәгать иткән очракта, шушы килешү кирәк булачак.

Койманы дөрес куймыйча, күршеләрнең җирен «эләктергән» очракта да штраф салулары мөмкин. Бу вакытта койманы сүтәргә кушачаклар, штраф күләме кадастр бәясенең 1,5 проценты күләмендә, физик затлар өчен 5 мең сумнан, юридик затлар өчен 100 мең сумнан да ким булмый.

Койма ясаганда участок планын җентекләп карагыз, дип киңәш итә юрист.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100