Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күпләр ялгышып, зыянлы дип санаган биш ризык

Кофе, йомырка, үз согында ясалган консервалар, майлы сөт ризыклары файдалы була.

news_top_970_100
Күпләр ялгышып, зыянлы дип санаган биш ризык
Салават Камалетдинов

Туклануына бик җитди караучылар зыянлы дип санап, баш тарта торган ризыклар арасында йомырка, кофе, консерва һәм башкалар бар. Ә бит алар чынлыкта файдалы әйберләр дә була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Йомырка — белгечләр аның сарысы белән агын бергә ашарга киңәш итә. Йомырка сарысында организмга кирәкле туенган майлар, А, В2, В5, В9, D һәм К витаминнары була.

Майлы сөт ризыклары — әгәр лактозага аллергия булмаса, майсызландырылган кефир, йогырт, эремчек һәм башка сөт ризыклары алырга кирәкми. Майлылыгы азрак булган саен, ризыкны күбрәк эшкәрткәннәр дигән сүз. Эшкәрткәндә аның рәвеше үзгәрә, шуны төзәтү өчен аңа шикәр, крахмал, куерткычлар, ароматизатор, буягыч, консервантлар кушалар. Экспертлар фикеренчә, бу эшкәртүләр 5 процентлы эремчектән күпкә зыянлырак була.

Консерваланган ризыкларның күбесендә файдалы үзлекләр саклана, майда эри торган А, D, Е, К витаминнары, калий, магний, марганец кала, кальций исә организм җиңел үзләштерә торган формага керә. Ләкин башка ингредиентлар кушып консерваланган ризыклар алмагыз. Бары тик үз согында консерваланган ризыкларны гына алу хәерле.

Кофены күп эчсәң, ул чыннан да зыянлы, ләкин көненә 1-2 чокыр кофе эчү файдалы. Ул нерв системасын тонуска кертә, эшкә сәләтне арттыра. Кофеда антиоксидантлар күп була. Алар организмны радикаллардан чистарта, хроник авырулары булмаска ярдәм итә.

Кузаклылар — үсемлек аксымы чыганагы, аларда витаминнар һәм минераллар күп. Өстәвенә, кузаклыларда эри торган клетчатка була, ул ашказаны-эчәклек тракты сәламәтлеге өчен мөһим роль башкара, гәүдә авырлыгын тотрыклы итәргә ярдәм итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100