Егетләргә ябык кызлар ошыймы?

Ир-ат халкына ябык һәм матур фигуралы кызлар гына ошыймы, дигән сорау турында галимнәр дә уйлана.

Чыннан да, ир-атларның күбесе төз гәүдәле хатын-кызларга күбрәк игътибар итә. Ирләр өчен ябык кызлар яшьрәк булып тоела. Тулы гәүдәле ханымнар исә олырак күренә икән. Бу тикшеренү, әлбәттә, барлык ир-атларга да кагылмый. Тик ир-атларның күпчелеге шушы принцип буенча сайлый, дип Вести каналы хәбәр итә.

Гомумән алганда, ир-атлар, табигый законнар нигезендә, нәсел калдырырга яраклы хатын-кызларны сайлый. Кызларның гәүдәсендә бала табу, аны ашату өчен табигать тарафыннан бирелгән әгъзалары нормаль булырга тиеш.

Шул ук вакытта, башка чыганаклар ир-атларның мул гәүдәле, тазарак кызларны яратуы турында мәгълүмат бирә. Мул гәүдәле кешеләр күпкә бәхетлерәк, дигән нәтиҗә чыгарган тикшеренүләр дә бар. Бу турыда да Вести каналы хәбәр итте.