Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кан анализындагы нинди саннар инсульт куркынычы турында кисәтә?

Гемоглобин күрсәткече хатын-кызларда 140тан, ир-атларда 160тан зуррак булмаска тиеш.

news_top_970_100
Кан анализындагы нинди саннар инсульт куркынычы турында кисәтә?
Владимир Васильев

Кан анализына карап, кешедә инсульт булу ихтималын ачыкларга мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Гемоглобин күрсәткече хатын-кызларда 140тан, ир-атларда 160тан зуррак булса, бу кан куе дигән сүз. Бу очракта, гадәттә, эритроцитлар саны да зур була (биштән артык).

Глюкоза күрсәткече югары булу да инсульт ихтималы турында сөйли. Сүз 6,1 ммоль/л дан югарырак саннар турында бара.

Холестерин микъдары 5,2 ммоль/л дан югарырак булса, атеросклероз куркынычы зур дигән сүз.

Д-димер 248нг/л дан югарырак булса, шикләнергә кирәк. Бу күрсәткеч канның ою дәрәҗәсе артуын аңлата.

Шушы күрсәткечләрнең һичьюгы берсе зур булса, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100