Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан диетологы ашаганда «бер уч кагыйдәсен» үтәргә киңәш итте

Шулай ук савыт-саба төсе һәм формасы да әһәмияткә ия.

news_top_970_100
Казан диетологы ашаганда «бер уч кагыйдәсен» үтәргә киңәш итте
Владимир Васильев

Яңа ел бәйрәмнәрен төгәлләнсә дә, мул табыннар кору дәвам итә. КФУның Университет клиникасы диетологы Венера Аверкиева ашау симертмәсен һәм сәламәтлеккә зыян китермәсен өчен киңәшләр биргән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Иң мөһиме — ашый торган ризыктагы энергия белән сарыф ителә торган энергия арасында баланс сакланырга тиеш. 

«Табын артында артык күп ашамаска кирәк. Зур тәлинкәгә аз-азлап кына, ошаган ризыкларны гына салып алыгыз. Шул чакта барысын да тәмләп карый алырсыз, артыгын ашамассыз. Барысын да ашарга ярый, тик аз-азлап кына. Бер уч кагыйдәсен истә тотыгыз — бер порция 250 граммнан артмаска тиеш», — ди Венера Аверкиева.

Салатларга соус итеп майонез урынына йогыртлы соус, яки шикәрсез классик йогырт файдалану хәерле. Зәйтүн маена төрле үләннәр, соя соусы, бал, җиләк-җимеш һәм яшелчә кисәкләре салып соус ясарга була. 

«Салат — бактерияләр үрчү өчен шәп тирәлек. Агуланмас өчен, аларны суыткычта 2-6 градус салкында сакларга кирәк. Ит, колбаса, пешкән яшелчәләр, чи җимешләр салынган салатны 18 сәгать сакларга ярый, соус салгач 12 сәгать кенә тотарга була. Йомыркалы салатлар исә 18 сәгать саклана, соус салсаң — 6 сәгать кенә. Катламлы салатлар бик тә калорияле була, аларны ясамаска киңәш итәм», — ди белгеч.

Диетолог сүзләренчә, зәңгәр, шәмәхә, караңгы-яшел, кара төсле, квадрат яки турыпочмаклык формасындагы савыт-саба артык ашаудан тыелырга ярдәм итә. Бу төсләр тынычландыра, ярсынуны бетерә. Ә ярсыну исә аппетитны арттыра, димәк, артык ашауга китерә.

Иң тәмле дигән ризыкларны да шундый савытка салып биргән очракта, алар күп ашалмый. Нәтиҗәдә, кеше организмга кирәк кадәр күләмдә генә ашый. Шулай итеп ул физик ачлыкны гына бетерә, хисси ачлыкны канәгатьләндерү турында уйламый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100