news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ашка тозны күп салсагыз, нишләргә?

Ашны «коткарып калуның» берничә ысулы бар.

news_top
Ашка тозны күп салсагыз, нишләргә?
pixabay.com

Ялгыш тозны күбрәк салып, шулпаның тәме бозылу кәефне кыра. Әмма, бернчә ысул ярдәмендә ашны «коткарып калырга» була. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.

Пакетлы дөгене яки бу ярманы марляга төреп берничә минутка шулпага салып торырга була. Дөге тозны яхшы сеңдерә.

Әгәр аш бәрәңгеле икән, аны күбрәк салырга була. Яки кәстрүлгә 10-15 минутка бер-ике бәрәңгене бөтен килеш салып торырга мөмкин.

Һичьюгы шулпага су өстәргә була. Ләкин бу ашның тәмен үзгәртәчәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар