news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Терсәкләрдә тире кору нәрсә аңлата?

Терсәкләрдә тире кору нәрсә аңлата?

news_top
Терсәкләрдә тире кору нәрсә аңлата?
Дерматолог Ирина Скорогудаева терсәктә тире коруның куркыныч үзенчәлеге турында "Известия" газетасына сөйләгән. Белгеч терсәкләр коруны норма түгел дип белдергән, чөнки тән тиресе бөтен урыннарда да бертигез дәрәҗәдә дымлы булырга тиеш икән.

"Коры тире атопик, ягъни аллергик күренешләргә хас: дерматит, бронхиаль астма, вазомотор ринит, кайбер ризыкларга аллергия. Терсәктә псориаз да барлыкка килә ала", - дип сөйләгән белгеч.

Терсәкләр гиперкератоз сәбәпле корый, бу эпидермис, ягъни тире өстенең аеруча бүленеп чыгуы дигән сүз. Моннан тыш, бу күренеш эндокрин система бозылу, А, D3, B1, В2, В3 һәм В6 витаминнары җитмәү сәбәпле дә барлыкка килә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар