Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балаларда яман шешнең өч билгесе

Кечкенә бала кайсы урыны авыртканын сөйли алмый, шуңа күрә өлкәннәр бик игътибарлы булырга тиеш.

news_top_970_100
Балаларда яман шешнең өч билгесе
https://pixabay.com

Онколог-хирург, профессор, медицина фәннәре докторы, Войно-Ясенецкий исемендәге Балаларга махсуслаштырылган ярдәм күрсәтә торган үзәкнең фәнни-практик үзәгенең фәнни җитәкчесе Тимур Шароев балаларда яман шеш билгеләре турында сөйләгән. Бу турыда «Вечерняя Москва» сайтына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Шароев сүзләренчә, 3-4 яшьлек сабый кайсы урыны авыртканын төгәл әйтә алмаска мөмкин, аның янындагы өлкәннәр балада куркыныч авыру бармы икәнен үзләре аңларга тиеш.

Иң куркыныч билге — баланың үз-үзен тотышы кисәк кенә үзгәрү. Мәсәлән, бала сүлпәнләнә, иптәшләре белән уйнамый, пассив, таркау була.

Икенче симптом — баланың ашыйсы килмәү. Авыру балалар яраткан ризыкларын да ашамый, бөтенләй ризыктан баш тарта.

Өченче билге — бала ябыга. Ул кисәк кенә — өч-дүрт атна эчендә ябыга. Баланың бите үзгәрми, ләкин яхшы педиатр андагы май катламы бетүен тиз сизеп алыр. Баланың кабыргалары беленә, корсагы эчкә бата.

Баланың гәүдәсе ассимметрикка әйләнсә, бу аеруча күкрәк һәм корсак тирәсендә күзәтелсә, тире астында шешләр барлыкка килсә, бәрелгән урындагы шешләр берничә көн бетмәсә, хастаханәгә барырга кирәк.

«Яман шеш өчен бер ай — бик озак вакыт ул. Бу вакыт эчендә метастазлар башланырга да мөмкин», — дип сөйли Шароев.

Балаларда күп очракта лейкоз, лимфа яки кан авырулары була, бөерләрдә яман шеш, симпатик нерв системасы авыруларының нейробластома очраклары еш күзәтелә.

Тимур Шароев сүзләренчә, яман шеш бик гади билгеләр — хәлсезлек, аппетит булмау, күңел болгану, сәбәпсез косу, тән температурасы 37-39 градуска күтәрелү, апатиядән башланырга мөмкин. Ләкин бу билгеләр авыру якынлашуын хәбәр итми инде, алар авыруның инде баруын — аның манифестациясен аңлата, бу биохимия дәрәҗәсендә исбатланган, ди белгеч.

Дима Рогачев исемендәге үзәк белгече, профессор Николай Жуков баланың нормаль активлыгы бозылуны сизгән очракта, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә куша. Аның сүзләренчә, балалар онкологиясе очрагында яман шешләр уңышлы дәвалана. Мәсәлән, лимфобласт лейкоз белән авыручы балаларның 90 проценты сәламәтләнә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100